Рамазан ае уңаеннан «Игенче» җәмгыятендә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәргә  күчтәнәч пакетлары тараттылар
Район яңалыклары

Рамазан ае уңаеннан «Игенче» җәмгыятендә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәргә күчтәнәч пакетлары тараттылар

Рамазан-изге гамәлләр ае.

Рамазан аеның 17нче көнендә, шушы җәмгыятьтә эшләп, хәзергесе көндә лаеклы ялда  булган ветераннарга  азык-төлек  салынган күчтәнәч - пакетлар өләшенде. Әлеге изге эш   ел да уздырыла торган бер бик матур гадәткә әйләнде. Җәмгыятьнең әйдәп баручы белгечләре , сигез авылда гомер итүче ветераннарга, 280 күчтәнәч –пакет  өләшеп чыкты.


Нет комментариев