Районда “Иминлек каешы” оператив-профилактика чарасы дәвам итә
Район яңалыклары

Районда “Иминлек каешы” оператив-профилактика чарасы дәвам итә

Аның барышында Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2 пунктында күрсәтелгән та­ләпләрне үтәмәүчеләр генә түгел, балаларын махсус утыргычтан башка йөртүчеләр дә аерым контрольгә алы­начак.

“Былтыр иминлек каешларын эләктермәгән өчен җаваплылыкка тартылучылар 2020 ел күрсәткече белән чагыштырганда 26 процентка артты. Агымдагы ел башыннан 157 машина йөртүчегә административ беркетмә төзелде. Бу таләп пассажирларга да кагыла”, – дип хәбәр итә ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Марат Гаязов.

Профилактика чарасы 20 февральгә кадәр дәвам итә.

Фото: pixabay.com


Нет комментариев