Редакциябезгә Ринат Мөхәммәдиевның «Кыргый атауга сәяхәт» дигән яңа китабы кайтты
Бу китапка кергән повесть һәм хикәяләре сәяхәтнамәләр жанрында язылган.
Күренекле язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ринат Мөхәммәдиевнең бу китапка кергән повесть һәм хикәяләре сәяхәтнамәләр жанрында язылган. Дөньяның кайсы гына почмагына барып чыкмасын, хәтта кеше аягы басмаган атауда да язучы татар эзләренә тап була. Җәннәт почмагына тиң кыргый утраулар, цивилизацияле илләр турында язганда, язучы сурәтләү чараларын мулдан куллана. Шуңа да әсәрләрне укыганда, укучының күз алдында гүзәл манзаралы картиналар җанлана, ә инде алардагы милли рух халык язмышы турында уйлануларга этәрә.
Китап кесә форматында. Бәясе - 110 сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев