Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Рухсора Ходойбердииева : «Яңа туган балага күкрәк сөтен бернәрсә алыштыра алмый»

Ана сөте яңа туган балалар өчен иң яхшы туклану гына түгел, ә авыруларны профилактикалауның көчле чарасы да. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (БСО) баланы алты айга кадәр бары тик ана сөте белән генә тукландырырга, ә аннары тиешле азык белән бергә имезүне кимендә ике елга кадәр дәвам итәргә киңәш итә.

Ана сөте балаларны авырулардан һәм үлемнән саклаучы антитәнчекләргә бай. Ул баш миен үстерүгә ярдәм итә, аларны инфекцияләрдән саклый, симерү куркынычын киметә, шулай ук имезү хатын-кызларны күкәйлекләрдәге  яман шеш авыруыннан саклый.

Ана сөте коронавирус диагнозы куелган очракта да сабыйлар өчен иң яхшы туклану чыганагы булып тора.

Белгечләр вирус белән зарарланган ана, барлык тиешле чараларны күрсә, баласын имезергә мөмкин дип саныйлар. Ана сөтендә антителалар һәм башка иммунологик өстенлекләр бар, алар баланы сулыш алу авыруларыннан саклый ала. Баланың үсеше һәм сәламәтлеге өчен имезүнең мөһимлеген тагын да күбрәк фактлар раслый, шулай ук аңа симерүдән һәм йогышлы булмаган авырулардан сакланырга ярдәм итә.

Ананың күкрәк сөте – аны сабые белән бәйли торган иң изге, кабатланмас җеп.Баланы озаклап, тәмләп имезергә кирәк. Барлык балалар да сау-сәламәт булсыннар, әти-әни җылысын тоеп үссеннәр дигән теләктә калам.

Рухсора Худойбердиева,

Район үзәк хастаханәсе гинекологы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X