Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбендә Виктор Александрович Киреевның концерты булып узды

16 нчы февральдә Саба балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Халыкара конкурс лауреаты, Югары Ослан муниципаль районы Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Виктор Александрович Киреевның концерты булды.

Виктор Александрович яңа программа белән баянга багышланган концертлар сериясен дәвам итә. Мондый концертлар-халык арасында районда һәм тулаем республикада баянда башкару сәнгатен үстерү һәм пропагандалау буенча зур профориентация эше булып тора.

Программада И.С.Бах, В.А. Моцарт, В. Золотарев, В. Семенов, Г. Шендерев, Н. Мендыгалиев, Р. Вәлиев, А. Астье музыкалары яңгырады. Концерт эчтәлекле һәм югары дәрәҗәдә үтте.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев