Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары «Детство цвета апельсина» Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсында

2019 елның 31 мартында Казан шәһәрендә ел саен үткәрелә торган «Детство цвета апельсина» дип исемләнгән Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсы узды.

Конкурсның төп максаты - сәнгать ярдәмендә планетаның төрле почмакларыннан килгән балаларны берләштерү, дөньяның төрле илләрендәге мәдәни традицияләрне саклау һәм дәвам итү. Конкурсны оештыручы - ҖЧҖ «Хрустальное сердце мира» фестиваль халыкара хәрәкәте». Конкурска республиканың төрле почмакларыннан катнашучылар җыелды. Шулай ук Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары да катнаштылар. Безнең конкурсантлар бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

- «НАЗ» халык уен кораллары ансамбле (җитәкчесе Харрасов Рушат Салих улы) - I дәрәҗә Лауреат;

- Габизов Илсаф (курай) (җитәкчесе Харрасов Рушат Салих улы) - I дәрәҗә Лауреат.

Укучыларыбызны һәм аларның укытучысын лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

 

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев