Саба гимназиясе укучылары «Макулатура тапшыр - агачны коткар» эко-акциясендә  катнашты
Район яңалыклары

Саба гимназиясе укучылары «Макулатура тапшыр - агачны коткар» эко-акциясендә катнашты

Акция берничә ел рәттән Россия Федерациясенең 43 субъектында уңышлы уза.

 16 апрельдә Татарстан Республикасында «Макулатура тапшыр - агачны коткар» эко-акциясе старт алды. Искәртеп узабыз, акция берничә ел рәттән Россия Федерациясенең 43 субъектында уңышлы уза.

  Саба гимназиясенең беренчеләр хәрәкәтендә катнашучылар сыйныф эко-акциясе үткәрделәр. Алар бергәләп  иске кәгазь җыйдылар, ул кәгазь эшкәртүгә китәчәк.  

 Китерелгән һәр килограмм кәгазь- ул гомуми эшкә өлеш кенә кертү түгел, ә агачларны коткаруга һәм планетабызны саклауга зур адым. Зур эшләр кечкенә гамәлләрдән башлана, – дип хәбәр итә Саба гимназиясе.

 


Нет комментариев