Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба гимназиясендә «Балаларга сугыш турында укыйбыз» дигән чара узды

1941 нче елның 22нче июнендә фашист гаскәрләре безнең илебезгә һөҗүм итә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу сугышта 27 миллион кешенең гомере өзелә. Без бу сугыш турында кинолардан карап, китаплардан укып кына беләбез. Әмма без бу батырларны онытырга тиеш түгел.

"Балаларга сугыш турында укыйбыз" Халыкара Акциясе быел 14нче тапкыр үткәрелә. 5 май көнне Саба гимназиясенең 3нче “А” сыйныф укучылары өчен, район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Балаларга сугыш турында укыйбыз» дип аталган әдәби сәгать үткәрделәр. Чара Константин Паустовскийның «Похождения жука-носорога» солдат-мультфильмы белән башланып китте. Китапханәчеләр Бөек Ватан сугышы, дәһшәтле сугыш еллары, халкыбызның Җиңүгә нинди югалтулар белән ирешүе турында сөйләделәр.Аннары укучылар Муса Җәлил һәм Фатих Кәримнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Укучыларда зур җиңүне олылар белән беррәттән якынайта торган балалар турында хикәяләр аеруча кызыксыну уятты. Валентин Катаевның «Сын полка» повестенда балалар гади авыл егете Ваня Солнцев язмышы белән таныштылар. Автор әлеге әсәр аркылы сугышта да күңел җылысы, игелеге һәм бер-береңә ярдәм итү өчен урын барлыгын күрсәткән.Чара ахырында Бөек Ватан сугышы турындагы китапларга күзәтү ясалды һәм китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышы турындагы китапларны үсеп килүче буынга укырга кирәклеген, алар аша ата-бабаларыбыз башкарган батырлыкка хөрмәт күрсәтелүен аңлатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев