Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба имамнары мәчетләрдә Тәравих намазлары үткәрү, районкүләм ифтар үткәрү турында киңәшләште

Саба җәмигъ мәчетендә районыбыз имамнарының чираттагы киңәшмәсе үтте

 Айның һәр беренче  чәршәмбесендә үткәрелүче имамнар киңәшмәсе бу юлы тулысынча Рамазан Шәриф һәм бу изге айда башкарыласы чараларга  багышланды. Саба районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов  мәчетләрдә тәравих намазлары барышында, шулай ук ифтарлар оештырганда  санитария-эпидемиология таләпләрен, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү мөһимлеге турында да  искәртте. Елдагыча район күләмендә уздырылучы зур ифтарга әзерлек мәсьәләре турында да фикер алышынды. Быел ул Саба урта мәктәбе базасында үткәрелергә ниятләнә. Табын чама белән 1 мең кешегә әзерләнәчәк. Соңыннан киңәшмәдә оештыру мәсьәләләре каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев