Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба мәчетләрендә Тәравих намазлары укыла

Аллаһ йортларында Тәравих намазлары һәм беренче ифтарлар оеша

                          

  Рамазан аенда башкарыла торган тагын бер саваплы гамәл- ул Тәравих намазы. Аны өйдә уку да дөрес, ләкин мәчеттә җәмәгать белән уку хәерлерәк. Тәравих намазы 20 рәкагать итеп, ястү намазыннан соң укыла, инде авыру яки бик талчыгу сәбәпле, 8 рәкагать укысаң да була, диләр хәзрәтләр. Сабаның җамигъ һәм “Мотыйгулла” мәчетләрендә кичә беренче Тәравих намазлары укылды. Үзәк мәчеттә аны имам Алмаз хәзрәт Гаянов үткәрде. Бүген биредә беренче ифтар ашы  узачак. “Алдагы көннәрдә дә мәчетебездә ифтар мәҗлесләре үткәрергә теләк белдерүчеләр бар. Гадәттә, табын 60-70 кешегә әзерләнә. Җәмәгать башта  җимеш белән  авыз ача, аннары ахшам намазы укыла. Инде алга таба бергәләп табын артына тезелешеп, Аллаһы биргән ризыклардан авыз итәбез. Пәйгамбәребез (сәләллаһугаләйһиссәлам) әйтте: «Ураза тотучының ике сөенече булыр:  берсе -авыз ачкан вакытында икенчесе- Раббысы хозурына барып, Аның дидарын күргән вакытында», – диде. Кабул уразалар булсын, барыгызны да үзебезнең мәчетебездә көтеп калабыз”- диде Алмаз хәзрәт. Сабаның “Мотыйгулла” мәчетендә  Тәравих намазында Коръән хәтем кылына. Хәтем кылу – имам артыннан бергәләп Коръәнне тулысынча укып чыгу дигән сүз. Биредә дә ял көннәрендә ифтар ашлары уздырырга ниятлиләр. Кыскасы, мәчетләребезгә ашыгыйк, изге, саваплы айда вакытыбызны кирәкмәгән шөгыльләр белән уздырмыйк. Аллаһы Тәгалә рәхмәтенә ирешик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев