18 март көнне Кызыл Мишә авылында урнашкан «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп-интернаты» дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучылары һәм хезмәткәрләре ГТО нормативларын тапшырды.
Нормативларны тапшырыр алдыннан укучылар белән "ГТО нәрсә ул" дигән темага әңгәмә үткәрелде һәм буыннарны, гәүдәне "җылыту өчен" физик күнегүләр эшләнде.
Барлык катнашучылар да нормативларны уңышлы тапшыра алдылар.







Нет комментариев