Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба мөхтәсибәте ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен җәйге бәйрәм уздырды [+фоторепортаж]

Бәйрәм Саба районы халыкны социаль яклау бүлеге белән берлектә «Сабантуй» мәдәни-спорт комплексында узды

 Бәйрәм изге дога белән башланып китте, кечкенәдән дини тәрбия алып үсүче Камол Камолов Коръән сүрәләре укыды. Мәйданга җыелучыларны Саба муниципаль районы  башкарма комитетының аппарат җитәкчесе Марат Кәримов сәламләде. Ул балаларга күңелле ял итәргә, спорт уеннарында актив катнашырга һәм  тагын бер атнадан  шушы мәйданда узачак район  Сабантуе уеннарына көч тупларга чакырды. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова  балаларга ихлас, матур теләкләрен җиткергәннән соң, барлык катнашучылар исеменнән әлеге чараны оештырган район мөхтәсибәтенә рәхмәт сүзләре әйтте.

Бирегә ул көнне  50гә якын бала чакырылган иде. Алар арасында тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, кечкенәдән язмыш сынавы аша узган, әби-бабай тәрбиясендә үсүчеләр дә бар. Оештыручылар мәйданда күптөрле уеннар тәкъдим иттеләр. Балалар чүлмәк ваттылар, кашыкка йомырка салып йөгерделәр, кызлар бәби төрүдә көч сынаштылар, командаларга бүленеп аркан тарттылар, бер-берсен арбага утырып ярыштылар. Уеннарны оештырырга Лесхоз һәм Иләбәр мәчетләре имамнары Әхмәд хәзрәт Сафин һәм Рушан хәзрәт Гыйльманов ярдәм итте. Уеннарда җиңүчеләргә бүләкләрне район мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов тапшырды.

Ярышлар төгәлләнгәннән соң балалар икенче мәйданга, ачык һавада әзерләнгән табын артына чакырылдылар. Ризыктан авыз итәр алдыннан район мөхтәсибенең яшьләр эшләре буенча урынбасары Алмаз Галимҗанов балаларга Аллаһы Тәгалә кушканнарын үтәү, тәртипле, инсафлы булып үсү, өлкәннәрне хөрмәтләү, тырышлык турында вәгазь сөйләде. Балаларга учакта пешкән пылау, камыр ризыклары, татлы эчемлекләр, җиләк-җимеш тәкъдим ителде. Бу минутларда һәркайсының йөзендә  канәгатьлек хисе һәм шатлыклы елмаю чагыла иде.

Ахырдан күмәкләшеп дога кылынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев