Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнехановның Яңа ел КОТЛАВЫ

Хөрмәтле Саба районы халкы! Кадерле якташлар! Кайткан кунаклар! 2023 ел тарихка китеп бара һәм без аны күптәнге дустыбыз кебек озатабыз.

 

Хөрмәтле Саба районы халкы! Кадерле якташлар! Кайткан  кунаклар! 2023 ел тарихка китеп бара һәм без аны күптәнге  дустыбыз кебек озатабыз. Күңелләрдә узып баручы елның якты хатирәләре, оны­тылмас җылы истәлекләре, табышлар, югалтулар...

 Узып баручы ел җиңелләрдән булмыйча, дөньядагы катлаулы вәзгыяте белән тормышыбызда үз эзен калдырды. Респуб­ликабызда,  шулай ук районыбызда да зур эшләр башкарылды.  Кайсы гына тармакны  алсаң да, алга китеш күзәтелә. Районда  яңа объектлар ачылды, ел дә­вамында юлларны төзекләндерү дәвам итте. Сәнәгать мәйданчыгында “Саба-цинк” заводы үз эшен башлады, яңа производствога нигез  салулар бара. Авыл хезмәтчәннәре дә ел әйләнә хезмәттә булды. Киләчәктә алар җитештергән продукция бәяләре артыр һәм табышлары  да күбрәк булыр дигән ышанычта  калабыз. Кече һәм урта бизнес үсә һәм ныгый. Торак пунктлар төзекләндерелә, социаль өлкә дә үсештә. Безнең өчен иң кадерле булган яшь буын өчен уңайлыклар булдыруны  алганда да, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә үзгә­решләр бар. Аграр көллияттә уңайлы торак урыннары  булдырылды. “Газпром – балаларга” программасы нигезендә “Сабантуй” комплексында өстәмә биналар,  яңа манежлар барлыкка килде. Моның өчен киләчәк буын хакына үз табышларын бүлешүчеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сәяси  киеренкелеккә,  санк­ция­ләргә карамастан, республика  про­граммаларының  сакланып  калуы  зур  куаныч.

Узып баручы ел илебездә Укытучылар һәм остазлар  елы буларак та истә  кала.  Яңалыкка омтылганда алардан баш­ка  алгарыш юк, без  укытучылар­ны һәрвакыт  хөрмәтләргә  тиеш.  Хәзерге вакытта һәр өлкәгә цифрлаштыру керә, ясалма интеллектка   күчеп барабыз.  Республикада игълан ителгән Мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр  елында төрле конкурслар,  фестивальләр үткәрелде, проектлар гамәлгә ашырылды. Сәламәтлек  саклауга  килгәндә, Шәмәрдән,  Саба үзәк хастаханәләрендә ремонт эшләре алып барыла,  диагностика аппаратлары кай­та. Яңа елда “Демография” илкүләм про­екты кысаларында  яңа төр медицина хезмәте дә күрсәтелә башлаячак. Шәмәрдәндә эксперименталь рәвештә Саба һәм күрше районнарда  яшәүче  ветераннар өчен гериатрия бүлеге  ачылачак.

Спортны  алсак та,  уңышларыбыз бар. Районда Россия дәрәҗәсендә уеннар да оешкан төстә уза. Фиджитал-спорт та республикада иң беренчеләрдән бездә  үткәрелде. Ирешелгәннәр – уртак тырыш хезмәт нәтиҗәсе һәм алда безне колачлы  эшләр һәм яуланасы үрләр көтә. Сезне үземнең һәм район халкы исеменнән Яңа ел белән ихлас котлыйм. Яңа ел һәр йортка иминлек, гаиләләргә муллык һәм  тынычлык, бәхет-шатлыклар гына китерсен! Дөньяда тынычлык урнашып, махсус хәрби операциядәге егетләребез исән-сау кайтсын. Кешедән кадерле берни юк. Алар безгә, гаиләләренә бик кирәк. Үз бурычларын батырлык  үрнәге күрсәтеп  үтәгәннәре өчен аларга, сабырлыклары  өчен аналарга, тормыш иптәшләренә зур рәхмәтемне белдерәм. Барызның да күңел түрендәге хыялларыгыз тормышка ашсын, ә якты ниятләрегез игелекле эшләргә әверелсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев