Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шушы көннәрдә районда «Хәрбигә бүләк» акциясе узды

Саба муниципаль районы хатын-кызлар советы «Хәрбигә бүләк» акциясендә катнашты.

       Әлеге акция Россия хатын-кызлар берлеге тарафыннан башланып китте һәм “Татарстан хатын-кызлары” төбәкара иҗтимагый оешмасының районнардагы бүлекчәләрендә дә зур хуплау тапты. Акциянең төп максаты – махсус операциядә катнашучы сугышчыларның рухын күтәрү һәм аларга ил халкының мәхәббәтен һәм күңел җылысын житкерү. Әлеге игелекле эшкә районыбызның барлык хатын-кызлары, шул исәптән авыл абыстайлары, дин әһелләре, гомумән, хәрби егетләребез язмышына битараф булмаган халкы бердәм кушылды. Күчтәнәчләрне җыеп туплауда район мөхтәсибәте дә зур теләктәшлек күрсәтте.  Уртак көч белән кыска гына вакыт эчендә 1тоннага якын күчтәнәч әзерләп җибәрелде. Райондашларыбыз  хәрби егетләребезгә  конфет, шоколад, печенье, прәннек, чәк-чәк, чәй, кофе, хәлвә, шикәр, балык консервалары, хәләл казылыклар кебек тәм-томнар әзерләгәннәр иде. Шулай ук  күчтәнәч капларына  гигиена товарлары, эчке кием, носки, кулъяулыклар  салучылар да булган. Солдатларыбызга җылы сәлам хатлары юлларга да онытмаганнар. Аларда  “Исән сау-кайтыгыз, балалар, сезне өйдә көтәләр”- дигән юллар бар. Районыбыз җитәкчелеге, хатын-кызлар советы һәм район мөхтәсибәте әлеге игелекле эшкә өлеше кергән һәркемгә зур рәхмәтен җиткерә. Изге Рамзан аенда кылынган бу гамәл һәркемгә мең изгелек булып кайтып ирешсен иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев