Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба муниципаль районы кубогына яшьләр арасында киберфутбол буенча турнирның сайлап алу этабы тәмамланды

«Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе инициативасы белән, инновацион технологияләр мисалында футболны пропагандалау, яшьләр арасында компьютер уеннарына дөрес караш, Саба муниципаль районы территориясендә яшьләр арасында киберфутболны популярлаштыру һәм яшьләрнең ялын оештыру максатыннан, Саба муниципаль районы кубогына яшьләр арасында киберфутбол буенча турнирның сайлап алу этабы оештырылды.

Кичә, 2019 елның 24 ноябрендә Шәмәрдән авыл җирлегенең Шәмәрдән мәдәният йортында киберфутбол буенча турнирның сайлап алу этабы тәмамланды. Турнир олимпия системасы буенча 1х1 форматында узды. Турнирны оештыручылар - «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» бөтенроссия сәяси партиясенең Саба төбәк бүлеге, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге.

Турнир нәтиҗәләре буенча ике катнашучы – Рөстәм Фәсхетдинов һәм Илнар Шәяхмәтов 2019 елның 1 декабрендә Балалар иҗат үзәгенең актлар залында узачак финал этабына чакыру алдылар.

Башлана: 10.00 сәгатьтә.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев