Саба муниципаль районының ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында өстәл теннисы буенча 2018 ел чемпионаты
Район яңалыклары

Саба муниципаль районының ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында өстәл теннисы буенча 2018 ел чемпионаты

Кичә 2018 елның 12 ноябрендә Район мәдәният йортының спорт залында Саба муниципаль районының өстәл теннисы буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында 2018 елгы чемпионаты старт алды.

Беренче этапта ярышлар төркемнәрдә узды. Ир-атлар арасында төркемнәрдә җиңүчеләр, ир-ат җитәкчеләр төркемнәрдә 1,2 урын яулаучылар финал этапка күчте. Бүген ярышлар финал төркемнәрендә дәвам итәчәк, анда чемпионат җиңүчеләре һәм призерлары ачыкланачак.

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru


Нет комментариев