Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба Нәүрүзбикәне каршы алырга әзерләнә

Нәүрүз бәйрәме район үзәгендә 26 март көнне үтәчәк.

«Нәүрүз» - фарсы теленнән кергән сүз, ул «яңа көн» дигәнне аңлата. 21 март көнне, көн белән төн тигезләшкән вакытта төрки һәм фарсы халкының бер өлеше Нәүрүз бәйрәмен - төркичә яңа елны каршылый.

  Узган ялларда район мәдәният йорты хезмәткәрләре Саба урамнарына Нәүрүз өчен бирнә җыерга чыктылар. Бүләкләрне Сабаның Киров, Комарово, 9 Май, Титов, Молодежная урамнарында яшәүчеләр тапшырды. Мәдәният хезмәткәрләре бирнәләрне алганда  хуҗаларга рәхмәт сүзләре әйтеп,  хәерле, имин, җылы язлар белән бергә  һәр йортка бәрәкәт  иңүен теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев