Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары Фәнис Закиров: «Саба районы буенча 100дән артык ир-егет мобилизацияләнде»

Мобилизация кайчанга кадәр дәвам итәчәк? Кемнәрне алалар? Әлеге сораулар белән Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары Фәнис Закировка мөрәҗәгать иттек.

Россия Президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан иткәнгә бер ай узып бара. Аның дулкыны безнең район ир-егетләренә дә кагылды. Аерым көннәрдә хәрби комиссариат бинасы янына якын килерлек түгел иде. Китүчеләр үзләрен озатучыларны сабыр булырга, еламаска чакырып, Ватан алдындагы бурычларын үтәп кайтырга сүз бирде. Мобилизация, әлбәттә, киң катлау җәмәгатьчелектә күп сораулар да тудырды. Кайчанга кадәр дәвам итәчәк? Кемнәрне алалар һәм башкалар. Әлеге сораулар белән Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары Фәнис Закировка  мөрәҗәгать иттек.

– Фәнис Фәритович, рай­он­да мобилизация эше ничек бара?

 – Хәзерге  көнгә Саба районы буенча 100дән артык ир-егет мобилизацияләнде. Бо­лар нигездә 1-2нче разряд буенча 45 яшькә кадәрле солдатлар, прапорщиклар һәм мичманнар, 55 яшькә кадәрле кече офицерлар, 70 яшькә кадәрле югары офицерлар. Беренче чиратта конкрет бурычларны үти ала торган, хәрби әзерлеге булган гражданнар чакырылды. Болар танк йөртүчеләр, артиллеристлар, механик-машина йөртүчеләр, укчылар. Запаста торучылардан өстенлек күбрәк кирәкле белгечлеге һәм хәрби тәҗ­рибәсе булган кешеләргә би­релә. Моннан тыш, мо­би­лизацияләнүчеләрнең саны хәрби частьларның ихты­яҗ­ларына турыдан-туры бәй­ле. Югары уку йортларында, урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучы сту­дентлар, хәзерге вакытта илебезнең хәрби кораллы көчләрендә хезмәт итүче “срочниклар” мобилизацияләнми. Кичектереп тору хокукы  гаилә әгъзасын яки I төркем инвалидларны караучылар, шулай ук 16 яшькә кадәрге дүрт һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүчеләргә бирелә.

–  Мобилизация­ләнүчеләр­гә нинди түләүләр каралган?

 – Мобилизация буенча хәр­би хезмәткә алынган гражданнар контракт буенча хезмәт итүче хәрбиләр статусына ия.­ Алар шундый ук түләүләр һәм социаль гарантия алалар. Мо­билизацияләнүчеләргә зва­ние һәм вазифасына карап ай­лык түләүләр, шулай ук өс­тәмә түләүләр һәм иминият тү­ләүләре каралган. Акчалар хәрбинең шәхси счетына кү­черелә, ул әлеге счеттан акча­ла­рын гаиләсенә өлешчә яки тулысынча күчерә ала. Хә­зерге вакытта Саба районыннан мобилизацияләнүчеләр рес­пуб­ликаның башка муници­паль берәмлекләренннән ча­кы­ры­лучылар белән бер­лек­тә “Казань Экспо” моби­ли­за­ция­лә­нүчеләрне җыю пунктында яши, танк училищесында өйрәнүләр үтә. Район делегациясе анда булып, егетләр белдән аралашты, гуманитар ярдәм кысаларында җыелган кирәк-яракларны тапшырды. Берсе дә зарланмый, тудырылган шартлардан канәгать.

 – Махсус хәрби операция башлангач, безнең районнан контракт буенча хезмәт итүчеләр саны арттымы?

 – Әлеге операциядә 16 райондашыбыз катнаша. Барысы да исән-саулар, хәрби бурычларын үтиләр. Әле шушы көннәрдә Саба егете, танк ро­тасы командиры Илназ Фә­ләхов туган ягына кыска вакытлы ялга да кайтты.

  –Күпләрне эш урыныннан бронь алу мәсьәләсе дә кызыксындыра...

– Әлегә бронь бирелә тор­ган оешмаларның да, һө­нәр­ләрнең дә ачык исемле­ге юк. «Объясняем.рф» сай­­тында хезмәткәргә бронь би­­релү-бирелмәвен конк­­рет оешманың кадрлар бү­ле­­геннән яисә хәрби учет алып ба­ручы белгеченнән бе­лешергә кирәклеге аң­ла­тыла. Броньга хокуклы бел­гечләргә махсус таныклык би­реләчәк. Оешмага күпме бронь биреләсен комиссия хәл итә. Предприятиедән 30 процентка кадәр кеше өлешчә мобилизация буенча чакырылырга  мөмкин.

– Быел егетләрне хәрби хезмәткә алу 1 ноябрьдән башлана. Үзгәрешләр булачакмы?

– Көзге чакырылыш гадәт­тәге режимда  узачак. Елдагыча, 30дан артык егет солдат формасы кияр дип көтелә. Алар хәрби операциядә катнашмаячак. Ә хезмәт срогын тутырганнар үз вакытында часть­­лардан җибәреләчәк.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев