Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районың Бөек Ватан сугышы ветераннары Кәрим Тинчурин театрына юл тотты

 Бүген 12.00дә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары өчен хәйрия спектакле күрсәтелде. 

   Спектакльгә Саба белән бер рәттә Казан шәһәреннән, шулай ук Татарстанның Арча, Балтач, Питрәч, Чүпрәле, Әтнә, Апас, Югары Ослан, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш һәм башка районнарыннан 300ләп кеше чакырылган иде.

  Юлга кузгалыр алдыннан, ветераннар бер берсе белән танышып, сөйләшеп аралаштылар. Ә озатучылар, аларның күкрәкләренә Георгий тасмасын элеп чыкты. Автобусларга утырышканчы, башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Марат Рәшит улы Кәримов ветераннарга хәерле юллар теләде. Ветераннар игътибарына Исламия Мәхмүтованың әсәре буенча куелган “Син бит минем бергенәм” мелодрамасы тәкъдим ителәчәк.

Зөлфәт Галимов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев