Саба районында курсларны укып чыккан пенсионерларга сертификат тапшырылды
Район яңалыклары

Саба районында курсларны укып чыккан пенсионерларга сертификат тапшырылды

Татарстан Республикасының Саба муниципаль районында өлкән яшьтәге кешеләр өчен “Өченче яшь университеты” исеме астында узган 2017-2018 уку елы тәмамланды.

Саба районында укыту курслары өч юнәлеш буенча узды:

  1. “Сәламәт яшәү рәвеше” – уку курсын 15 пенсионер узды.
  2. “Хокукый белем мәктәбе” - уку курсын 16 пенсионер узды.
  3. "Компьютер грамоталылыгы буенча уку” -  уку курсын 48 пенсионер узды.

Уку елы тәмамлангач, курсларны укып чыккан пенсионерларга сертификат тапшырылды.

Дәүләт оешмасы – Саба һәм Теләче районнары буенча Татарстан Республикасының Россия Федерациясе пенсия фонды идарәсе яңа 2018-2019нчы уку елына уку төркемнэрен җыюын хэбэр итэ. “Өченче яшь университеты” уку курсларын узарга теләүчеләр 8(84362) 2-33-37 телефонына шалтыратып языла алалар. Укырга теләүчеләр эшләми торган пенсионерлар: хатын-кыз – 55 яшь һәм өлкәнрәк, ир-атлар 60 яшь һәм өлкәнрәк булырга тиеш.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru


Нет комментариев