Саба районының "Дулкын" халык ансамбле «Казан сөлгесе» җыр-бию сәнгатенең халыкара фестивалендә Гран-прига лаек булды
28-30 август көннәрендә, "Казан сөлгесе" җыр-бию сәнгатенең халыкара фестивале үткәрелә. Проектның авторы-Россиянең халык артисткасы, профессор Лима Гали кызы Кустабаева.
Фестивальнең максаты һәм бурычы- бөтен дөнья халыкларының мәдәниятен саклау һәм үстерү. "Дулкын" халык ансамбле әлеге фестивальдә катнашты һәм Гран-прига лаек булды. Конкурс ике турда үтте. Шулай ук "Дулкын"лылар бию сәнгате буенча "мастер-класс"та катнашты. 
Жюри, гореф-гадәтләргә таянып, халык арасында әхлакый тәрбияне пропагандалаган өчен, "Дулкын"халык ансамбленә рәхмәт белдерде.
Фото: http://saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
                                                
                        
                    

                       
                    
                                        
        
Нет комментариев