Саба районының ветераннар командалары арасында мини-футбол буенча чемпионат
Район яңалыклары

Саба районының ветераннар командалары арасында мини-футбол буенча чемпионат

1нче февральдә Килдебәк авылында Саба муниципаль районының ветераннар командалары арасында (40+) хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре арасында мини-футбол буенча Чемпионатының чираттагы уеннары булып узды.

Уеннар нәтиҗәләре:

ШЛПУМГ-РЖД 8:3;

ПЧ 129-ОЛИМП 1:7;

АДМИНИСТРАЦИЯ-САБАГАЗ 5:1.

2021 нче елның 3 нче февралендә Килдебәк урта мәктәбенең спорт залында чираттагы уеннар узачак. Барлык футбол сөючеләрне Килдебәк урта мәктәбенең спорт залына чакырабыз. Уеннар 18: 45 сәгатьтә башлана.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru


Нет комментариев