Саба укучылары ерак сәфәрдән кайттылар
Яшь спортчылар Анапа шәһәрендә, Бөтенроссия уеннарының финал этабында катнаштылар
Саба гимназиясенең “Комета” спорт клубы март аенда республика мәктәп спорт клублары арасында узган ярышларда 1 урынны яулап, Бөтенроссия ярышларында Татарстан Республикасы данын яклау хокукын алдылар. Ике ай дәвамында тренерлары Илнар Гайнуллин һәм Алмаз Әхтәмов җитәкчелегендә көндәлек күнегүләр үткәрелеп, ярышларга ныклы әзерлек алып барылды. 2 май көнне укучылар ерак сәфәргә – Анапа шәһәренә, Бөтенроссия уеннарының финал этабына кузгалдылар. Уеннар 26 майга кадәр дәвам итте. Ярышларда Россиянең 62 төбәгеннән командалар катнашты. Укучылар җиңел атлетика, баскетбол, самбо, шашка, футбол һәм башка спорт төрләрендә көч сынаштылар. Саба гимназиясенең “Комета” спорт клубы укучылары ярышларда лаеклы чыгыш ясап, зур уңышларга ирештеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев