Саба укучылары «Китапстан» проектында катнашты
Проект җиңүчеләре арасында райондашларыбыз да бар
Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 200 китап укучысы, Республика яшүсмерләр китапханәсе Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оештырган «Китапстан» масштаблы проектында катнашты. Әлеге марафонда катнашучыларның һәрберсе җәй дәвамында үзләре теләгән китапны укып, юл күрсәткеч буенча хәрәкәт итеп, үзләренең китап укуда алга хис-кичерешләрен билгеләп һәм параллель рәвештә төрле биремнәр үтәп бардылар. Һәр яшь категориясеннән бер укучыны (6+; 11-16 яшь; 10 һәм 11 сыйныфлар) сайлап алып: Алисә Маликова (Саба гимназиясе),Лиана Тимергалиева (Саба урта мәктәбе), Дилә Әхмәтшина (Саба гимназиясе) буклетлары Татарстан Республикасының иң күп укучы номинациясенә юлланды. Барлык катнашучыларга Татарстан Республикасы Милли китапханәсе исеменнән электрон грамоталар тапшырылды. Җиңүчеләргә 13 сентябрь көнне Саба үзәк китапханәсендә, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе әзерләгән диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Ә 23 сентябрь көнне Казанга Милли китапханәдә “Китапстан” марафонының йомгаклау чарасында катнашып, Г.Остерның “Дети и Эти” спектаклен карадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев