Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба урта мәктәбендә ГТО фестивале

2022 елның 16 декабрендә Саба урта мәктәбендә ГТО фестивале узды. Фестивальдә 44 кеше катнашты.

Укытучылар һәм хезмәткәрләр урыныннан озынлыкка сикерү, ятып кулларны бөкләү, гер күтәрү, алга иелү кебек төрләрдә көч сынаштылар. Фестиваль 100 баллы таблица буенча узды. Урыннар хатын-кызлар һәм ирләр арасында аерым билгеләнде. Хатын-кызлар арасында 1 урынны Насыйбуллина Миләүшә, 2 урынны Галиева Наилә, өченче урынны Нәбиуллина Эльвина яулады. Ир-атлар арасында 1 урынны мәктәп директоры Яруллин Данис алды, 2 урынны Вафин Ленар, 3 урынны Габдрахманов Илназ алды. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Ә фестивальдә катнашучылар татлы призлар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев