Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 70 укучыга сумкалар һәм уку әсбаплары тапшырылды

Районыбызда «Мәктәпкә җыенырга булыш» акциясе узды

Быел  республика күләмендә  «Мәктәпкә җыенырга булыш» акциясе гамәлгә ашырылганга  17 ел тулды. Узган шимбәдә Балалар иҗат үзәгендә  аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче  70 укучы һәм аларның  әти-әниләре хәйрия акциясенә  җыелды. Хәйриячеләр  ярдәме  белән шатлыклы мизгелләр  кичергән балаларның 20се – 1сыйныфка баручылар. 

 Әгәр башкаларга ярдәм итәр мөмкинлегең юк икән,  һичъюгы яхшы теләк телә, кайвакыт ул да  көч биреп, рух өстәр, дигән бер гыйлем иясе. Янәшәбездәге мохтаҗларга битараф булмыйча, кайгыртучанлык күрсәтү, игелек кылу – һәрберебезнең олы бурычы. Мәктәпкә җыенырга булышуда да күңеле белән мәрхәмәтлелек күрсәтүгә, изгелеккә әзер булган һәркемнең ярдәменә таяныла.  Шунысы куанычлы, иганәчеләр саны елдан-ел артып, алар ярдәме белән бәхетле мизгелләр кичерүче балалар саны да күбәя.  Чарада катнашкан  район башлыгы Рәис Миңнеханов та иң элек әти-әниләрне, балаларны тәбрикләп, әлеге изге эшкә кушылган оешма-предприя­тие җитәкчеләренә, шәхси эшмәкәрләргә рәхмәт сүзләре җиткерде [фоторепортаж]

«Тормыш шундый: бөтен кешенең дә  табышы берүк  төрле түгел.  Әмма  яшь буынның моңа  гаебе юк.  Үз табышын башкалар белән бүлешкән җитәкчеләргә, иганәчеләргә бик зур рәхмәт. Башкаларга ярдәм кулы сузу – иң игелекле гамәлләрнең берсе. Бу үзенчә бер тәрбия алымы да. Мөмкинлегеңнән чыгып   кемгәдер ярдәм итүне балалар кечкенәдән күреп үсәләр. Шуңа да әлеге акциянең кыйммәте елдан-ел арта. Дәүләтебезнең  зур  байлыгы – ул балалар. Сабыйлар туса, илебезнең киләчәге бар. Әти-әниләргә балаларны дөньяга китергән өчен бик зур рәхмәт. Мохтаҗ булган балаларыбызга ярдәм итү – киләчәгебезне ныгыту дигән сүз. Яхшы биналарда укыту, көндәлек тормышларында уңайлылыклар булдыру – аларның алдагы киләчәге өчен бик мөһим», – диде Рәис Миңнеханов.

Район башлыгы  балаларга ел саен  шатлыклы мизгелләр кичерергә мөмкинлекләр биреп,  районыбызның барлык  1 сыйныфка баручыларга  уку әсбаплары җыелмасы да   бүләк иткән «Нәфис» косметик компаниясе, «СВАР ТЭК» җәмгыяте һәм районыбыз оешма-җитәкчеләренең,  иганәчеләрнең киләчәктә дә табышларының зурдан булуын теләде. Әлеге игелеклелек акциясенә ел саен теләктәшлек күрсәтүче «Таттелеком»ның район электр элемтәсе узелы начальнигы Алмаз Галиев  быел да биш укучыга  мәктәп  сумкалары бүләк итте. Укучылар бу көнне шулай ук  җаваплылыгы чикләнгән «Юлбат» җәмгыяте,  «Саба» җәмгыятенең  Сатыш бригадасы,  «Игенче», «ПМК» җәмгыятьләре, «Илфани» сәүдә челтәре, Лесхоз укыту-тәҗрибә оешмасы, «Мөхәммәтшин» крестьян-фермер хужалыгы, «Фазылов» шәхси предприятиесе, 159нчы ПМК,  «Лигуна» һәм башка оешмаларның җитәкчеләреннән акчалата бүләкләр кабул итеп алдылар. 

«Гаиләбездә дүрт  бала тәрбиялибез. Быел өченче кызыбыз Зөләйха беренче сыйныфка укырга керә.  Мондый игелек акцияләре гаилә бюджеты өчен бик файдалы, бик зур ярдәм. Алга таба да дәвам итсен, игелекле кешеләрнең табышлары тагын да артсын», – ди Байлар Сабасыннан Гөлназ Ханова. Чын күңелдән әйтелгән  теләкләрнең чынга ашасына шик юк. Бер игелек мең изгелек белән кайтыр, дигән борынгылар да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев