Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада бала катнашында юл-транспорт вакыйгасы булды

Агымдагы елның 7 мартында Байлар Сабасында балигъ булмаган бала катнашында юл-транспорт вакыйгасы теркәлде.

 

  Агымдагы елның 7 мартында  Байлар  Сабасында  балигъ булмаган  бала катнашында юл-транспорт вакыйгасы теркәлде. 1987 елгы йөртүче 18.10 сәгатьтә “Калина” автомобилендә Вахитов  урамыннан  Ленин тыкрыгына таба  хәрәкәт иткәндә тиешле тизлек режимын  дөрес сайламыйча, 2010 елгы үсмерне  бәрдерә. Җәяүле  үсмер бу вакытта яктылык  кайтаргыч элементлы киемнән  яктыртылган урамның уң  як читенә  якын  өлешеннән  колагына  наушник  кигән хәлдә  хәрәкәт иткән  була. Нәтиҗәдә балтыр   сөяге  сынган зыян   күрүче  район хастаханәсенә  китерелә. Аннары  тиешле ярдәм   күрсәтелгәннән  соң  өенә кайтарып җибәрелә. Йөртүче ике  ел эчендә  юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгәне  өчен 11 тапкыр  административ  җаваплылыкка тартылган. Штрафларын  түләгән.

   Язгы  каникул  якынлашканда  урамнарда  йөрүче балаларның   күбәюен күздә тотып, ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары  автомобиль йөртүчеләрнең  юлларда бик игътибарлы булуларын сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев