Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Сабада фән олимпиадасы җиңүчеләрен хөрмәтләделәр

Бу уку елында фән олимпиадаларында барлыгы 188 урын алынды

26 май көнне  “Россиянең ел укытучысы –2025”   Бөтенроссия  конкурсының  муниципаль этабында җиңүче укытучылар һәм  район, республика фән олимпиа­даларында катнашып күркәм уңышларга ирешкән  укучылар, аларның әти-әниләре  хөрмәтләнде.

Районыбыз чын мәгънәсендә эз­ләнүчән, иҗади,  алдынгы карашлы педагоглары,  үзенең  тирән белемле  укучылары, фәнсөярләре белән горурлана ала. “Сабантуй” спорт-мәдәни үзәгендә район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашында узган  тантаналы  чара үз эшенең осталары һәм   сәләтлеләрнең һәр­вакыт игътибар үзәгендә булуын тагын бер кат раслады.

“Һөнәри яктан үсештә булган укытучыларны һәм фән олимпиадаларында җиңгән тирән белемле укучыларны тәбрикләү традициягә керде.  Быел аеруча истәлекле ел. Сиксән ел элек әби-бабайларыбыз бүгенге тыныч тормыш өчен тылда зур тырышлык куйганнар, Ватаныбыз азатлыгы өчен  гомерләрен биргәннәр.  Кылган батырлыкларын онытмыйча, алар үрнәгендә гел җиңү яулап яшәргә язсын. Нык сәламәтлек белән,  бер-берегезне хөрмәтләп яшә­вегезне телим. Сез булдырасыз!”, – диде үзенең тәбрикләү чыгышында  Рәис Миңнеханов. 

 Иң элек сәхнәгә  “Россиянең ел укытучысы – 2025”, педаго­гик хезмәт юлын башлап җи­бәргән яшь мөгаллимнәр ара­­сында  үтүче “Педагогик дебют”,  “Ел тәрбиячесе – 2025” Бө­тен­россия  конкурсларының  төрле но­минацияләрендә җиңүгә иреш­кән мөхтәрәм укытучылар, тәрбиячеләр  чакырылып хөрмәтләнде.  “Тарих һәм җәмгыять белеме дисцип­линаларын иң яхшы укытучы” номинациясендә   җиңүче  булып танылган  Олы Кибәче мәктәбе укытучысы Ләйсән Кәримова әле­ге дәрәҗәле исемгә икенче тапкыр ирешә.

“Мәгарифтәге  гомуми  стажым 32 ел  тәшкил итә. 2005 елда  призер булган идем. 2020 елда һәм быел җиңүгә ирештем.   Уңышларымның  нигезе – әтием-әниемнән алган һөнәри белем хәзинәсе. Шулай ук  җиңүләремнең асылын мәктәп тормышын кеч­кенәдән аңлап, авырлыкларын максатчан җиңә белергә өйрәнү, ә иң мөһиме – балаларны ярату, аларның һәр уңышына сөенү,  киләчәгенә  дөрес юнәлеш бирүдә дип уйлыйм”, – ди Ләйсән Рафил кызы. 

Әлеге чара укытучыларның, уку­чыларның һәм әти-әниләрнең уртак тырышлык бәйрәме.  Шушы теләктәшлек, бердәмлек һәм бер­гәлек матур нәтиҗәләргә   ки­терә. Агымдагы уку елында Бө­тенроссия фән олимпиадаларында барлыгы 188 урын алынса, шуның 7е Россия күләмендә яуланган.  Мәсәлән, “Оникс” белем бирү үзәгенең  IX сыйныф укучысы Ландыш Гайнетдинова республика этабында  татар теленнән, региональ этапта  экология, биология, инглиз те­ле фәннәреннән призер, дөнья  сәнгате мәдәнияте фәненнән җи­ңүче булуга ирешкән.  Шулай ук Бөтенроссия  йомгаклау этабын­да  дөнья  сәнгате мәдәнияте  фә­неннән, “Путь к Олимпу”  республика олимпиадасында инглиз теленнән призер, муниципаль этапта  биология һәм татар теленнән җиңүче, экология фәненнән призер булган.

  “Бик күп тырышырга, төннәр буе укып утырырга туры килсә дә, нәтиҗәләре   куанычлы булды.  Ми­ңа аеруча инглиз теле җиңелдән бирелә.  Моңа, әлбәттә,  инглиз те­лендә каралган  видеоларның да йогынтысы зур. Һәрбер җиңүнең нигезендә тырышлык, зур көч  ята.   Үземне  киләчәктә медицина юнә­лешендә күрәм”, –  ди Ландыш.

Укытучылар арасында иң күп премия иясе булып быел да  Саба урта мәктәбенең  физик тәрбия  укытучысы Ленар Вафин  танылды.

«Олимпиада нәтиҗәләре  буенча ку­лына 200 мең сумга якын премия ала.  Аның артында нинди зур хезмәт ятканлыгы билгеле”, –  диде Рәис Миңнеханов Ленар Ренат улын тәбрикләп. 

Ул агымдагы уку елында муниципаль этапта 4 җиңүче, 11 призер укучы, Бөтенроссия фән олимпиадаларының региональ эта­бында  2 җиңүче, 6 призер,  рес­публикада  8 призер, Бөтенроссия фән олимпиадаларының йомгаклау этабында  3 җиңүче һәм 3 призер укучы  әзерләгән.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча иң алдынгы мәктәпләр дә ачыкланып, лидерлыкны Югары  Симет  урта мәктәбе һәм “Оникс” мәгариф үзәге  яулады. Шулай ук Сабабаш төп һәм Саба урта  мәктәбе – 2,  Түбән Шытсу  төп һәм  Эзмә урта мәктәпләре 3 урын яуладылар.

Матур традиция буларак, магистраль га­зүткәр­геч­ләр­нең Шә­мәр­дән линия производство ида­рәсе җитәкчесе Руслан Иванов  быел да өч  укучыга акчалата бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев