Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада «Милли кием» фестивале үткәрелә

Районыбызда Милли мәдәниятләр һәм гореф- гадәтләр елы уңаеннан, 2023 нче елның 15 нче апреленнән 10 нче июненә кадәр «Милли кием» фестивале уза. Фестиваль әби-бабаларыбыздан килгән милли кием үрнәкләрен, киенү әдәпләрен саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру максатыннан уздырыла.

 Фестивальдә катнашучыларга таләпләр:

- фестивальдә катнашучыларның яше чикләнмәгән

- республикада яшәүче барлык милләт вәкилләре дә катнаша ала

- фестивальдә катнашучыларның үзләренең милли киемнәрендә булуы шарт

- сәхнә костюмнарына урын бирелми

- һәр кеше “Милли гаилә”  яки "Милли кием- милләтемә тугрылык ул!" номинацияләренең берсендә генә катнаша ала

- барлык катнашучылар 5 июньгә кадәр үзләренең катнашулары турында      sabantuy.2023@bk.ru   почтасына заявка җибәрергә тиешләр.

Фестиваль 3 номинациядә үткәрелә

 “Гаиләбез ядкаре” - гаиләдә буыннан- буынга күчеп, кадерле истәлек булып сакланучы киемнәр, баш һәм аяк киемнәре, хатын-кызларның бизәнү әйберләре белән таныштыру. (Киемнең фотосын һәм 1000 символдан артмаган текстны ВКонтактедагы шәхси  битенә, #милликиемсаба хештегларын куеп, 5 июньгә кадәр  урнаштырырга).

- “Милли гаилә” -  барлык гаилә әгъзалары да Саба Сабантуй бәйрәменә милли киемнәрдән килгән гаиләләр арасында уздырыла. Берничә буынның  (әби, бабай, әти, әни, балалар) милли киемнәрдән булуы хуплана.

"Милли кием- милләтемә тугрылык ул!" - үз халкының милли киемнәре белән Саба Сабантуй бәйрәменә килгән барлык кешеләр арасында уздырыла

Әлеге номинациядә нәтиҗәләр яшь төркемнәре буенча ясала.

Район Сабантуе көнне (2023 елның 10 нчы июне) җиңүчеләргә сертификатлар, грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

 

«Милли кием» фестивалендә катнашу өчен заявка.

1. ФИО

2.Туган елыгыз, көнегез

3.Эш (уку) урыны

4. Тору урыны

5. Телефон

6 . Фестивальдә катнашасы киемне киеп төшкән фотосурәт.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев