Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада «Мотоцикл» оператив-профилактика чарасы башланды

Чараның максаты – мотоцикл, скутер һәм мопед йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау

 

 

 ЮХИДИнең район  бүлекчәсеннән  хәбәр итүләренчә, 2023 елның 29 маеннан республикада, шул исәптән район  территориясендә «Мотоцикл» оператив-профилактика чарасы башланды. Чараның максаты – мотоцикл, скутер һәм мопед йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау. Операциянең игълан ителүе  мотоциклчылар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең күп булуы белән бәйле. Ел башыннан Татарстан территориясендә шундый 44 һәлакәт теркәлгән, аларда 2 кеше һәлак булган һәм 47 кеше тән җәрәхәте алган.

Шулай ук автоинспекторлар балалар һәм яшүсмерләрнең мондый транспорт төре белән идарә итмәүләрен күзәтәчәк. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ата-аналар белән профилактик эш алып баралар, балаларның яшен һәм йөртү таныклыгы булу кирәклеген, шулай ук транспорт чарасы белән идарә итү күнекмәләрен исәпкә алуның мөһимлеген искәртәләр.

Автоинспекторлар өлкәннәрне балигъ булмаган балаларның руль артына утырырга тырышуларын туктатырга, контрольдә тотарга чакыра. Җәйге каникулда балаларга карата аеруча игътибарлы булырга, аларның автомобиль һәм мотоцикл ачкычларына ия булу мөмкинлеген булдырмаска кирәк. Операция 9 июньгә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев