Сабада  муниципаль хезмәткәрләрнең бильярд буенча Спартакиадасы башланды
Район яңалыклары

Сабада муниципаль хезмәткәрләрнең бильярд буенча Спартакиадасы башланды

Спартакиаданың ачылу тантанасында катнашучыларны Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов сәламләде.

   Бүген «Сабантуй» мәдәни-спорт комплексында узачак  3 төркем ярышларында  республикабызның Саба, Алексеевск, Мөслим, Теләче, Әлки, Апас, Баулы, Чүпрәле, Кайбыч, Яңа Чишмә, Спас, Чирмешән районы хакимияте башлыклары (башкарма комитет җитәкчеләре) катнаша. Спартакиаданың баш хөкемдары – Халыкара категорияле судья Ленар Галләмов. Ярышлар 22-24 ноябрь көннәрендә узачак.


Нет комментариев