Сабада муниципаль хезмәткәрләрнең бильярд буенча Спартакиадасының 3нче төркем ярышлары төгәлләнде
Район яңалыклары

Сабада муниципаль хезмәткәрләрнең бильярд буенча Спартакиадасының 3нче төркем ярышлары төгәлләнде

Ярышларда республикабызның 10 муниципаль район хакимият башлыклары катнашты.

Бильярд ярышларында беренчелекне Мөслим районы хакимияте башлыгы Альберт Хуҗин, икенче урынны- Чирмешән районы хакимияте башлыгы Рамиль Әйбәтов, өченче урынны – Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин алды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм махсус призларны Саба районы хакимияте башлыгы Рәис Миңнеханов тапшырды.

Рөстәм Исмәгыйлов фотолары.


Нет комментариев