Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Сабагаз»лылар призлы урында [+фото]

7-10 февральдә Казан шәһәрендә «Газпром трансгаз Казань» җәмгыяте хезмәткәрләренең традицион XXII кышкы Спартакиадасы булып узды.

Анда гыйнвар азагында спартакиаданың зона ярышларында җиңү яулаган газ тармагында хезмәт куючы  спортчылар көч сынашты. Безнең як зона бәйгесе Шәмәрдән бистәсендә булып үтте. Ярышлар минифутбол, стритбол торлэре буенча узды. 

Спартакиадага Татарстанның төрле почмакларыннан килгән 250 спортчы 5 уен төрендә – чаңгы, футбол, өстәл теннисы, ату һәм стритбол буенча көч сынаштылар. "Сабагаз" идарәсе командасыннан Данил Ганиев чаңгыда финишка - беренче, Альбина Хафизова (20 - 34 яшьлек хатын-кызлар арасында) - икенче,  Алия Мөбарәкова (35 яшьтән өлкәнрәкләр) - икенче,  Альберт Кашапов – атуда беренче нәтиҗәне күрсәттеләр. Безнең газчыларыбыз стритбол уен төрендә дә  өченче нәтиҗәгә  ирештеләр. Чаңгы эстафетасында «Сабагаз» чаңгычылары эстафетаны 24 минут 14 секундта уздылар һәм беренче урынны яуладылар. Гомуми нәтиҗәләр буенча Кышкы спартакиадада 23 команда арасында"Сабагаз" идарәсе командасы 3нче призлы урынга лаек булды һәм Дипломнар, кыйммәтле призлар белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев