Сабантуй алды көнне кызыл туебызны бәйрәм иттек
Милли бәйрәмебезне райондашларыбыз нинди хис-кичерешләр белән каршылый, Шулар турында сораштык.
Резеда һәм Алмаз Әбүбәкеровлар, Байлар Сабасы:
Быелгы Сабантуй бәйрәмен аеруча сөенечле, зур вакыйга белән каршылыйбыз: 7 июнь көнне законлы рәвештә язылышып, парлы тормышка аяк бастык. 3 июнь көнне «Ярдәм» мәчетендә никахыбыз булды. Беребез – Сабадан, икенчебез – Сатыш авылыннан, 7 ел буе бер-беребезгә мәхәббәт хисләре белән яшәп, ныклы гаилә корырга җыендык. 9 июнь – Сабантуй алды көнне кызыл туебызны бәйрәм иттек. Киләчәктә дә туган ягыбызда – Сабада яшәргә уйлыйбыз, икебезнең дә эш урыннарыбыз район үзәгендә урнашкан. (Р.S. Резеда Саба үзәк хастаханәсенең балалар бүлегендә шәфкать туташы, Алмаз «Сабагаз» идарәсендә эшли).
Һәркемгә дә милли бәйрәмебезне гаиләсе янәшәсендә, күңел күтәренкелеге белән каршыларга язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев