Шәмәрдәндә яшәүче Нурия әби Шәйдуллинаны 101 яшь тулуы белән котладылар
Йөзъяшәр әбине туган көне белән башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев тәбрикләделәр.
Елыш авылында туып-үскән кызга яшьли ятим калып, тормышның ачысын-төчесен күп кичерергә туры килә. Әниләре яшьли вафат булганнан соң ул үзеннән кече энеләрен тәрбияли. Үзенең озын гомерле булуының серен дә туганнарына күрсәткән изгелекләренең әҗер-савабыдыр дип уйлый.
“Энеләремнең рәхмәте саклап яшәтәдер мине. Туганнарыңны ким-хур иттермә, сакла дип, әнием васыять итеп әйтте. Бик тыңлаулы булып үстеләр, икесе дә вафат инде. Аллаһы Тәгаләнең миңа биргән озын гомере шул ятим сабыйларны караганым өчендер дип уйлыйм”, –ди ул.
Алар 1946 елда Эзмә егете Заһидулла белән гаилә корып, Шәмәрдәнгә күченәләр. Нурия әби 26 ел Шәмәрдән сельпосында өлкән хисапчы булып хезмәт куя. Лаеклы ялга чыккач та, берничә ел яраткан эшен дәвам итә. Ире авырый башлагач, 1985 елда Түбән Новгородка китеп урнашалар. Ире вафатыннан соң берничә елдан кабат Шәмәрдәнгә кайтып төпләнәләр. Нурия апа биш бала тәрбияләп үстереп, ике улын югалту хәсрәтен дә кичерә. Бүген ул уртанчы кызы Рәисә һәм шулай ук Шәмәрдәндә яшәүче төпчек кызы Резидә тәрбиясендә, балаларының ныклы кайгыртуында хәерле гомер кичерә. Түбән Новгород шәһәрендә яшәүче олы кызы Сания ханым да бик еш кайтып, әниле тормышының кадерен белеп калырга тырыша.
Нурия әбигә күз тимәсен, хәтере яхшы, зиһене ачык. Үзен туган көне белән тәбрикләргә килгән җитәкчеләргә тормыш юлы истәлекләре белән уртаклашты, яшь вакытта яратып башкарган җырларын җырлады.
“Әни белән чишмәләргә суга йөрибез. Елышка зиратка кайтабыз. Казанга алып барам. Әниебез белән әтиебез бик дус, матур яшәделәр. Әни гомер буе тәртип яратты. Бервакытта да кеше белән тавышка кергәне булмады. Нинди генә хәл булса да үзен тыныч, сабыр тота белде. Үзенә кирәк булмаган эшкә кысылмады.Әле безгә озак еллар әниле булып яшәргә язсын”,–диләр кызлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев