Шәмәрдәндә яшәүче Юрий Грибовны 90 яшьлек юбилее белән котладылар
Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев тәбрикләде.
Грибов Юрий Александрович Шәмәрдән авылында дөньяга килә. Шәмәрдән мәктәбен тәмамлаганнан соң, 3 ел армия хезмәтендә була. Ул әтисез үсә, чөнки әтисе 1937 елда репрессияләнә. 1957 елда Мария Димитриевна белән гаилә коралар, 62 ел тигез гомер итеп, 3 кыз тәрбияләп үстерәләр, бүгенге көндә 6 оныгы, 2 оныкчыгы бар.
Юрий Александрович гомер буе Шәмәрдән ит комбинатында компрессор җайланмалары машинисты булып эшли, шуннан лаеклы ялга чыга. Намуслы, тырыш хезмәте өчен җитәкчелек һәм хезмәттәшләре арасында зур абруй казана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев