Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә яшәүче Нәзилә Нәбиуллинага 90 яшь тулу уңаеннан РФ Президентының котлау хаты тапшырылды

Мөхтәрәм юбилярны социаль яклау идарәсе начальнигы Лилия Гайнетдинова, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев тәбрикләп,Президент Владимир Путинның Котлау хатын тапшырдылар.

  Нәзилә Хәйрулла кызы Нәбиуллина  1933 елның 2 сентябрендә ТАССРның Кукмара районы Түбән Шәмәрдән авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. 7 классны тәмамлаганнан соң Кизнер-Дербышки участогында тимер юл төзелешендә, аннары Шәмәрдән промкомбинатында эшли.1960 елда Кемер өлкәсе Новокузнецк шахтасында хезмәт куя. Аннары Шәмәрдәнгә кайтып пекарняга эшкә урнаша һәм лаеклы ялга чыккач та шунда эшләвен дәвам итә.  Тормыш иптәше белән 48 ел гомер итәләр. 2007 елда аны соңгы юлга озата. Хәзерге вакытта бер ялгызы гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев