Шәмәрдәннең «Акварель» бию төркеме «Шома бас» Халыкара фестиваль-конкурсында җиңү яулады
Район яңалыклары

Шәмәрдәннең «Акварель» бию төркеме «Шома бас» Халыкара фестиваль-конкурсында җиңү яулады

Фестиваль-конкурс Йошкар-Ола шәһәрендә алтынчы тапкыр уздырыла.

Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Акварель» бию төркеме Йошкар-Ола шәһәрендә узган «Шома бас» биюләре буенча Vl Халыкара фестиваль-конкурсында катнашты. Чара барлык теләүчеләргә бию иҗатында үзләрен күрсәтергә, бер-берсе белән һәм коллективлар арасында профессиональ һәм мәдәни элемтәләрне үстерергә һәм ныгытырга мөмкинлек бирә. Фестивальдә Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан коллективлар чыгыш ясады. Фестивальдә катнашучылар конкурста бик теләп катнаштылар. Коллектив I дәрәҗә лауреат дипломы һәм кубогы белән бүләкләнде. Коллектив җитәкчесе Алмаз Хуҗин рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


Нет комментариев