Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

«Серле каләм-2026»республика ачык иҗат конкурсына йомгак ясалды

«Серле каләм-2026» иҗади конкурсының Гран-прие - Саба урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Шәфикова Адилә Марат кызына тапшырылды

“Яшьлек” яшьләр үзәге, Васил Гарифуллин исемендәге “Серле каләм 2026” республикакүләм ачык иҗат бәйгесенә йомгак ясады.

Сүз сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү, иҗатка хөрмәт уяту һәм талантларны барлау максатыннан, әлеге бәйге районыбызда 18 нче тапкыр үткәрелә.

Республика күләмендә үткәрелүче “Серле Каләм -2026” иҗат бәйгесендә, елдагыча, Саба районы белән чиктәш Балтач, Кукмара, Теләче, Мамадыш, Арча, Әтнә районы мәктәп укучылары һәм яшьләре дә актив катнаша.

Быел бәйгедә, Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы, Россиядә халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Хезмәт иясе- хөрмәт иясе”, “Ватан сагында!”, “Бердәм һәм көчле без”, “ Минем уйлануларым” номинацияләрендә 100 дән артык эш каралды. Шуларның иң яхшы дип табылганнары, бүгенге тәбрикләү тантанасына чакырулы иде. Дипломнар Казан Федераль Университеты исеменнән тапшырылды.

Чараны Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, башкарма комитетның аппарат җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы башлап җибәреп, кунакларга, ел да Сабаны хөрмәт итеп, үз итеп кайтуларына рәхмәтен җиткерде.

Ел да көтеп алган, иң мөхтәрәм кунакларның берсе, әлбәттә, Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе деканы, Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясенең атказанган югары мәктәп хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Гарифуллин Васил Заһит улы. Сабада узучы “Серле каләм” бәйгесе аның исемен йөртүе белән дә бәхетле. Бәйгенең йомгаклау чарасына Васил Заһит улы ел да кайтып, каләм тибрәтүчеләргә үзенең киңәшләрен биреп, теләкләрен җиткереп китә.

Саба районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте филиалы “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе директоры Мөбәракова Әлфия Галимҗан кызы, “Татмедиа” акционерлык жэмгыятенен “Саба -информ” филиалы җитәкчесе, баш мөхәррире Исмәгыйлов Рөстәм Гәбдрәүф улы, Саба районы “Яшьлек”яшьләр үзәге директоры Закиров Делюс Ридаил улы, йомгаклау тантанасында катнашып, һәр номинациядә җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләк тапшырдылар.

“Серле каләм 2026” иҗат бәйгесенең быелгы Гран При иясе булып, Саба урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Шафикова Әдилә Марат кызы танылды. Аңа алга таба да уңышлар телибез.

Шулай итеп, “Серле каләм” бәйгесе талантлы яшьләрне рухландырып, киләчәккә ышаныч һәм иҗади дәрт өстәде.

                                                                                                                                                                                                         “Яшьлек” яшьләр үзәге 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев