Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ШАГЫЙРӘ ИЛМИРАНЫ АКЛАДЫЛАР

19 мартта Сабада «Идел» җурналы, Язучылар берлеге яңа проектны гамәлгә ашырды – районыбызның нечкә хисле шагыйрәсе, «Мишә дулкыннары» берләшмәсе әгъзасы Илмира Гыймаеваның шигырьләренә карата «Әдәби суд» уздырды. Саба мәдәният йортының фойесында узган чарага шигърият сөючеләр күпләп җыелган иде.

Әдәби суд шулай ук нәкъ  мәхкәмә тәртибе буенча башланып, казый ролендәге танылган язучы, Г.Тукай бүләге иясе Камил Кәримовны суд утырышчылары басып каршы алды. Судның  сәркатибе –  «Идел» жур­налының   баш мөхәррире урынбасары Гөлүсә Закирова утырышчыларга  Илмира Гыймаеваның  “Апрель күген йолдыз каплаган» дип аталган шигырьләр шәлкеменә карата кузгатылган “җинаять эше“ тикшереләчәген игълан иткәч, дулкынлану тагын да артты. Хөкем процессы  кануннар кушуы буенча, гаепләүче – танылган шагыйрь Рифат Сәлах чыгышыннан башланды. «Минем әйтәсе сүзләрем бик кискен булыр, чөнки  гаепләүченең фикере нык һәм катгый булырга тиеш», – дип алдан ук кисәтеп куйды. Илмира Гыймаеваның «Идел» журналында басылган 11 шигыренең һәрберсен тирән итеп анализлап, кайбер шигырьләрдә проблема күтәрелеп, чишү юллары күрсәтелмәвен тәнкыйть­ләде..дәвамы

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев