Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шекше мәдәният йортында «Хәтер дулкыннарында» дип исемләнгән кичә-концерт оештырылды

Шекше мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган «Хәтер дулкыннарында» дип исемләнгән кичә-концерт оештырылды. Бәйрәмгә кунак итеп Шекше һәм Алан-Елга авылларында яшәүче өлкәннәр чакырылды. Кичәнең программасы кеше тормышы этапларын чагылдырган берничә бүлектән торды: балачак, яшьлек, өлгергәнлек һәм картлык. Беренче өлеш Шекше мәдәният йортында клуб берләшмәләренә йөрүче балалар чыгышы белән башланып китте һәм кичәдә катнашучыларның истәлекләре белән дәвам итте.

Аннары сәхнәгә яшьләр чыкты, алар берничә концерт номерын күрсәттеләр, тамашачылар аларны рәхәтләнеп карадылар, яшьлек елларына кайтарган искиткеч мизгелләр өчен егетләр һәм кызларга рәхмәт әйттеләр. Бәйрәмнең кульминацион өлеше "Алтын туйларын" билгеләп үтүче гаиләләрне хөрмәтләү булды. Гүзәлия һәм Рәшит Нотфуллиннар, Әлфия һәм Вагыйз Зиннәтовлар иңгә иң куеп илле ел бергә гомер итәләр, балалары, оныклары, авылдашлары, элеккеге хезмәттәшләре һәм башкалар алар адресына иң изге теләкләрен юлладылар. Шекше мәдәният йортының "Зиләйлүк" фольклор коллективы чыгыш ясады, бәйрәмдә катнашучылар белән уеннар оештырылды, алар бүләкләр, күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алдылар, кичәне оештыручы Шекше мәдәният йорты, авыл китапханәсе һәм Сәрдә авыл клубы хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев