Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре «Тарих эзләре буйлап...» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрделәр

12 нче ноябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре Г.Х.Садыйкова һәм Г.М.Әхмәтшина «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Тарих эзләре буйлап...» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрделәр. Чара барышында катнашучылар авылның тарихи үткәне белән таныштылар, горурлыгын һәм данын искә төшерделәр. Шулай ук Саба районының күренекле язучы-шагыйрьләренең әсәрләре укылды.

Чара ахырында «Минем туган ягым» дигән викторина үткәрелде, анда ял итүчеләр зур кызыксыну белән сорауларга җавап бирделәр. Кичә дустанә, җылы атмосферада үтте. Барлык катнашучыларга да Шәмәрдән авылының календарьлары өләшенде.

Чыганак: rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев