Шәмәрдәндә Аделина Абдуллинага булышу хөрмәтеннән оештырылган хәерия концерты
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә Аделина Абдуллинага булышу хөрмәтеннән оештырылган хәерия концерты

27 сентябрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йортында Аделина Абдуллинага булышу хөрмәтеннән оештырылган «Дари добро» − дип исемләнгән хәерия концерты булды.

Концертның төп максаты: Абдулиннар гаиләсенә материаль яктан ярдәм күрсәтү иде, кызлары − Аделина авырту сәбәпле. Концерт номерлары белән мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән сөючеләре, шулай ук «Җыр сөючеләр» һәм «Серле дөнья» клуб берләшмәләренә йөрүчеләр чыгыш ясады; «Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең» Шәмәрдән филиалындагы укытучылары һәм укучы балалары катнашты; ярдәм күрсәтү тарафыннан Эзмә авыл мәдәният йорты мөдире − Зөлфәт Саматов үзенең җыр номерлары белән килде.

Фото: http://rdk-saby.do.am

http://rdk-saby.do.am


Нет комментариев