Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы коллективы Кызыл Мишә авылында мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Изгелек юлында” дип исемләнгән концерт оештырды

7 декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында Кызыл Мишә авылында мөмкинлекләре чикле балалар өчен Саба мәктәп- интернаты укучылары өчен  Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары һәм укытучылары тарафыннан “Изгелек юлында” дип исемләнгән концерт оештырылды.

Кичә барышында балалар үзләренең чыгышлары белән барлык тамашачыларны сөендерделәр. Кечкенә артистларның һәр номерын балалар көчле алкышлар белән каршы алды. Иҗат бәйрәме бик күңелле үтте. Бу матур бәйрәмдә катнашкан һәркем искиткеч музыка дөньясы белән очрашты, матур һәм кабатланмас сәнгать дөньясына чумды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев