Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Солдат альбомы-2023» җиңүчеләре арасында райондашларыбыз да бар

1 - 19 февраль көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы, «Татарлар» газетасы «Солдат альбомы-2023» конкурсын игълан иткән иде. Бәйге ике номинациядә үтте. Катнашучылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга хат язды һәм 10-15 яшьлек балалар, яшүсмерләр рәсем-открытка ясады.

   Җинүчеләр арасында Саба районыннан «Солдатка хат» номинациясендә Сөмбелә Ибраһимова (Яңа Мичән авылы), «Рәсем-открытка» номинациясендә Филсинә Һидиятуллина (Югары Шытсу авылы) да бар. 21 март көнне бүләкләү тантанасында җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Якташларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев