Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Суд залыннан: «Саба – Үзбәкстан түгел»

Районның җәмәгать судында чираттагы исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән йөртүче М. Шәмсидиновның эше каралды.

ЮХИДинең район бүлекчәсе автоинспекторлары 11 февраль  кичендә Тимершык – Олы  Шыңар  юлында “МТЗ-82” тракторын  туктата.  Авызыннан хә­мер исе килеп торган 61  яшьлек йөртүчегә алкоголь  микъдарын  ачыклауга  хастаханәдә тест   узарга тәкъдим ителә. Әм­ма  ул инспекторның  законлы  таләбен үтәүдән баш тарта.   Аның спиртлы эчемлек  кулланган­лыгы  алкотектор күрсәткече белән ачык дәлилләнә.

Әлеге эш буенча  карар  чыгару  өчен хөкем  залында җә­мәгать  судьясын көткән ара­­­да Шәмсидинов белән дус­ла­шырга да  өлгердек. Үзбәк­станнан акча эшләргә  килгән булган икән. Аны барыннан да бигрәк  түләргә туры  киләчәк  штраф  суммасы  борчый  иде. “Бүтәнчә эчмәячәкмен. Ин­де  мине “Мактау” тактасына да  куячаклармыни?” – диде Үз­бәк­стан гражданы фотоаппара­тыма  күрсәтеп. “Бигрәк тә Са­ба районы юлларында эчкән килеш руль артына  утырырга  ярамый. Безнең гаишниклар бик  уяу”, – дидем  аңа  каршы. Чыннан да, шулай. Питрәчтән берәү Кукмарадан  машина двигателе белешкән булган. Әмма барып  алырга транспорты юк икән. “Үзем китереп тә бирер  идем, Саба  аша  үтәсе бар”,– дигән  двигатель сатучы район автоинспекторларының һәрчак юлда булуларына ишарә  ясап. Тормыштан  алынган бу  хәлне Шәмсидиновка да  сөйләдем. Саба ул сиңа Үзбәкстан тү­гел  ягъни. Адми­нистратив  җа­вап­лылыкка тар­тылучының  җә­мәгать судьясына да беренче  соравы шул булды: күпме түләргә туры ки­ләчәк? Ни әйтсәң дә, 30  мең аз  акча түгел шул. Шәмсидинов  штрафны бер­ничә  көн эчендә түләргә ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев