Сватовога чираттагы гуманитар йөк китте
Игелекле җанлы кеше толстовкалар тегү өчен тукыма алырга 100000 сум акча күчергән.
Сабада махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән егетләргә гуманитар ярдәм күрсәтү акциясе дәвам итә. Бүген хөрби комиссариат бинасы яныннан район халкыннан җыелган 10 тоннага якын төзелеш материаллары, киемнәр һәм башка кирәк-яраклар төялгән ике йөк машинасы кабат юлга кузгалды. Китәр алдыннан Сабадан Рамил Сафин да үзе ясаган тимер мичне китереп өлгерде. Гуманитар йөкне операция зонасындагы райондашларыбызга Фидаиль Сәйфетдинов, Илнар Хуҗин, Ленар Ярмөхәммәтов илтеп җиткерәчәк. Бу әле соңгысы түгел. “Поможем нашим. Сабы-Тюлячи” төркемендә язылганча, бер бик тә игелекле җанлы кеше толстовкалар тегү өчен тукыма алырга 100000 сум акча күчергән. Инде эш тегүчеләрдә. Ярдәм итәргә теләүчеләр төркем администраторларына (https://chat.whatsapp.com/J1zl9nv9X4sG0SjZSo1c3r) мөрәҗәгать итә алалар.
Киләсе рейс ноябрь ахырында Херсон ягына җибәрелер дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев