Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Светофорның каникуллары юк

Шәмәрдән китапханәсе юлларда балалар иминлеген кайгырта

Шәмәрдән китапханәсе Мичәнбаш авылы клубы белән берлектә “Үсеш” Шәмәрдән лицее укучылары өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча «Светофорның каникуллары юк» дип исемләнгән уен программасы уздырды. Чара театральләштерелгән тамаша белән  башланды, анда укучылар принцесса белән бергә юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр, светофор, зебра һәм юл билгеләре белән таныштылар, юл билгеләре турында табышмаклар чиштеләр, беренче светофорның кайчан һәм кайда барлыкка килүе һәм аның төсләренең нәрсә аңлатканын белделәр. Балалар алган белемнәрен ныгыту өчен “Логика кайда?” уенында актив катнашты, пазллардан юл билгеләрен җыйды. Чарага кунак буларак «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районындагы профилактика бүлеге начальнигы Гүзәл Ягъфәрова чакырылган иде. Гүзәл Назиф кызы укучыларга юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде, кызыклы сораулар бирде, яктылыкны чагылдыручы брелок һәм буклет бүләк итте.

Резеда Галиәкбәрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев