Шыңар яшьләре башкалага сәяхәт кылды
Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре авылның мәдәни тормышында төп роль уйнаучы актив яшьләр һәм яшүсмерләр өчен Казан шәһәренә экскурсия оештырдылар.
Танышу һәм мавыктыргыч сәяхәт Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры янындагы мәйданчыктан башланды, Кабан күле буйлап катамараннарда йөрделәр. Юлларын Бауман урамында дәвам иттеләр, анда бик күп кызыклы тарихи урыннар, биналар, һәйкәлләр караганнан соң "Түбәтәй" ресторанында сыйландылар. Кремль яр буенда, шәһәрнең һәм Казансу елгасының матурлыгын күзәттеләр. Экскурсия мавыктыргыч һәм онытылмаслык булып оешты. Мондый экскурсияләр вакытны файдалы һәм күңелле итеп үткәрергә ярдәм итә, тарихны, архитектураны һәм гомумән мәдәниятне кадерләргә һәм аңларга өйрәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев