Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Татар кызы» җиңүчесе Айгөл Котдусова: Авылыбызның нинди тату, бердәм икәнлеген күреп сөенештек

Рамазан аен Бигәнәй авылы мәчетендә хатын-кызлар Коръән мәҗлесе үткәреп озатты. Изге чарада барлыгы 30 лап хатын-кыз катнашты. Ахшам намазына азан әйткәч, бергәләп авыз ачтылар.

 Авылдашым  Гөлнур апа абыйсы исеменә багышлап ифтар үткәрергә ниятләгән дә, бу ниятен имамыбызның җәмәгате белән уртаклашкан, шуңа дигән акчасын да тапшырган. Менә шуннан  Галия апа белән Дамира апа ифтарга әзерләнүне башлап җибәрделәр. Изге эшкә авылдашлар да бик теләп  кушылды, иганәчеләр дә өлеш чыгарды, итен дә бирделәр, күчтәнәчләрен дә алып килделәр, акчалата да булышучылар булды. Авылыбызга Таҗикстаннан күченеп кайткан гаилә башлыгы Мөхәммәд абый телләрне йотарлык тәмле пылау әзерләде. Мәҗлестә изге сүрәләрне авылыбыз абыстае Галия апа Хабибрахманова укып багышлады. Табынны әзерләүдә Дамира Нуриева, Галия Хабибрахманова, Лилия Әдһәмова, Әнисә Фархуллина, Вәсилә Корбановалар зур тырышлык куйдылар. Вәгазь вакытында абыстаебыз авылыбыз яшьләренең дингә тартылуына шатлануын белдерде. Әйтергә кирәк, моның төп сәбәпчесе ул безнең имамыбыз Фидаил хәзрәт Нуриев. Ул без кечкенә чакларда ук балалар өчен мөселман лагере оештыра иде, гарәп алфавитын, догаларны, намаз уку тәртипләрен өйрәтте. Кечкенәдән биргән төпле дини белем, әхлакый тәрбия өчен күбебез аңа рәхмәт укый. Авылыбызның нинди тату, бердәм икәнлеген күреп бик нык сөенештек! Алга таба да шундый җылы очрашулар ешрак булсын иде дигән теләктә калам. Тоткан уразаларыбыз, кылган догаларыбыз изге сәгатьләрдә кабуллардан булсын иде!

Айгөл Котдусова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев